+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 сентябрь 2021, 13:45

Зәңгәр ягулыкны - һәр йортка!

Безнең республика 83,6 процентка газ белән тәэмин ителгән", - дип язган республика Башлыгы социаль челтәрләрдәге битендә.

"Бу - шактый яхшы дәрәҗә. Әмма авылга газ кертелсә дә, халык үз йортларына тоташтыра алмаска мөмкин, чөнки бу алар өчен бик кыйммәт. Кайчагында сумма 150-200 мең сумга кадәр җитә.

Быел Русия Президенты йөкләмәсе буенча бөтен илдә социаль "догазификация" программасын эшләтеп җибәрделәр. Аның асылы шунда: бистә эчендә челтәрләр булган торак пунктларда газны участок чикләренә кадәр бушлай үткәрәчәкләр.

Без дә бу бурычны үтәүгә керештек. Беренче этапта газ бүлү челтәренә кадәр ара 200 метрдан артмаган йортлар тоташтырылачак. Без элек тә бу юнәлештә эшләдек, ә хәзер, "догазификация" буенча йөкләмә белән бергә, үз йортларына газ кертергә теләүчеләргә максималь ярдәм итү мөмкинлеге бар.

2019 елда Башкортстанда ташламалы категория кешеләр өчен газлаштыруга махсус сертификатлар кертелде. Бу күп гаиләләр өчен җитди ярдәм булды. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, сугыш хәрәкәтләре инвалидлары 100 мең сум күләмендә субсидия ала алалар. 60 мең сум күләмендәге ярдәмне аз керемле инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм күпбалалы гаиләләр ала.

Республика буенча барлыгы 4488 сертификат бирелгән. Алга таба да бу программаны үстерәчәкбез.

Газ үткәрү өчен «Газпром газораспределение Уфа»га гариза бирергә кирәк. Моны компаниянең бердәм клиент үзәкләрендә, www.bashgaz.ru , www.connectgas.ru, "Дәүләт хезмәтләре" порталында яисә Күпфункцияле үзәктә эшләргә мөмкин. https://connectgas.ru/gasification_program бердәм газлаштыру операторы порталында шулай ук адресыгызның бу программага керү-кермәвен тикшерергә була.

Республика һәм федераль программалар ярдәмендә 2025 елга кадәр без 200 мең йортны һәм фатирны газ белән тәэмин итәргә планлаштырабыз".

Фото: omskzdes.ru

Зәңгәр ягулыкны - һәр йортка!
Зәңгәр ягулыкны - һәр йортка!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: