+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 сентябрь 2021, 13:50

Забельеда көтеп калабыз

Уфа командасы үсешнең мөһим күрсәткечләре буенча Русиядә алдынгы позицияләргә ирешү бурычын куя.

Забельеда көтеп калабыз
Забельеда көтеп калабыз
"Торак алу мөмкинлеге үсеше - төп күрсәткечләрнең берсе. Башкалабыз үсешенең перспектив ноктасы булып, шул исәптән, Забелье бистәсе тора. Уңайлы торак сегментын үстерү - безнең стратегик бурыч", - диде бүгенге оператив киңәшмәдә Уфа мэры Сергей Греков.

2008 елда Уфаның Генераль планы бу территорияне проектлауга нигез сала. Озак вакытлар аны үзләштерүгә инженерлык челтәрләренең булмавы аяк чала. 2010 елдан газ, җылылык һәм электр белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителә башлый.

"2020 елда Сезнең ярдәм белән, Радий Фәритович, Уфа «Стимул» федераль программасына кертелде, бу 2024 елга башкарырга ниятләгән инженерлык челтәрләрен төзүгә 8 миллиард сум җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Программаны тормышка ашыру Уфа шәһәрендә һәм Уфа районында ун миллион квадрат метр яңа торак төзү өчен мөмкинлекләр булдырырга һәм аларны кирәкле социаль инфраструктура – мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу шулай ук гамәлдәге сәнәгать куәтләрен модернизацияләргә һәм яңаларын булдырырга ярдәм итәчәк. Шул рәвешле яңа эш урыннары барлыкка киләчәк", -диде башкала мэры.

Шулай итеп, әлеге территориядә 400 меңгә якын кеше яши алачак.

Фото: Олег Яровиков.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: