+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 сентябрь 2021, 20:35

"Бу сәфәргә зур өметләр баглыйбыз..."

28 сентябрьдә Нур-Солтан шәһәрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Казахстандагы Илчелеге эшләрендә вакытлы вәкиле Александр Комаров белән очрашты. Сөйләшүләр Казахстанда Башкортстан Республикасының инвестицион һәм икътисади потенциалын тәкъдир итү алдыннан узды.

"Бу сәфәргә зур өметләр баглыйбыз..."
"Бу сәфәргә зур өметләр баглыйбыз..."
- Русия - Казахстан мөнәсәбәтләрендә коронавирус пандемиясе аркасындагы катлаулы чорда да без атна саен диярлек төрле делегацияләр һәм бизнес-миссияләр эшендә катнашабыз. Бу безнең Казахстан белән дустанә мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын аңлата, - диде Александр Комаров. - Сүз дә юк,бу мәсьәләдә төп юнәлешләрнең берсе - төбәкләр хезмәттәшлеге.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, Башкортстан белән Казахстанны күпьеллык дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Республика икътисадның төрле юнәлешләре буенча хезмәттәшлек итә, һәм икеяклы элемтәләрне үстерүдә зур перспективалар ачыла торган эшчәнлекнең тагын бик күп өлкәләре бар.

– Без мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә исәп тотабыз. Без зур бизнес-миссия алып килдек, аның составына 33 компания вәкиле кергән. Визит программасында безнең республиканың икътисади потенциалын тәкъдир итү бар, шунда ук шуны да билгеләп үтәсем килә, потенциал бик зур, – диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә без бу сәфәргә зур өметләр баглыйбыз. Безнең бизнес вәкилләренең хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуы зур.

Очрашу барышында яклар Казахстанда Башкортстанның Конгресс-бюросы вәкиллеген ачу перспективалары, шулай ук фән һәм югары белем бирү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: