+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 сентябрь 2021, 15:45

Казахстан белән хезмәттәшлек ныгый

Бүген, 28 сентябрьдә, Нур-Солтанда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан Премьер-министры Әскар Маминның эшлекле очрашуы булды.

Казахстан белән хезмәттәшлек ныгый
Казахстан белән хезмәттәшлек ныгый

Яклар Русия-Казахстан стратегик партнерлыгын алга таба активлаштыру контекстында хезмәттәшлекнең бүгенге торышы һәм перспективалары турында фикер алышты.

Әскар Мамин Казахстан белән Башкортстанның сәүдә-икътисади, инвестицион, транспорт-логистика, энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать кооперациясе һәм башка тармакларда хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциалга ия булуын билгеләп үтте. Әйтик, агымдагы елның гыйнвар-июль айларында Казахстан белән Башкортстан арасында товар әйләнеше күләме, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 20,2 процентка арткан һәм 200 миллион доллар тәшкил иткән.

Яклар Уфа һәм Нур-Солтан арасында туры һава юллары ачу мөмкинлеге турында фикер алышты.

Сөйләшүләр барышында Радий Хәбиров һәм Әскар Мамин төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә, шулай ук Урал елгасының чик буе ресурсларын нәтиҗәле файдалану һәм саклау мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирделәр.

- Бүген Казахстан - Бәйсез Дәүләтләр Берлеге киңлегендә төп сәүдә-икътисади партнерыбыз. Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскар Узакпаевич Мамин белән очрашуда без компанияләребезнең продукция экспортын үстерү юнәлешләре буенча фикер алыштык. Сүз сәнәгать җиһазлары, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы, медицина җиһазлары белән тәэмин итү турында бара. Без яңа уртак предприятиеләр булдыру белән кызыксынабыз. Мондый уңышлы тәҗрибә бар инде, – дип нәтиҗә ясады сөйләшүләргә Радий Хәбиров. – Үзара кызыклы юнәлешләр күп. Әгәр дә без боларның барысына да актив ярдәм итсәк, яхшы нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам. Без ике яклы элемтәләрне ныгыту өчен чын күңелдән ачык.

Фото; Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: