+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 сентябрь 2021, 19:52

"Казахстан - эре тышкы сәүдә партнерларыбызның берсе..."

Башкортстан рәсми делегациясенең Казахстанга визиты кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров ил җитәкчелеге белән сөйләшүләрнең башлангыч нәтиҗәләре һәм хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында журналистларга сөйләде.

"Казахстан - эре тышкы сәүдә партнерларыбызның берсе..."
"Казахстан - эре тышкы сәүдә партнерларыбызның берсе..."

- Радий Фәритович, бүген Сез Казахстанда Башкортстанның зур делегациясен җитәклисез. Инде берничә эшлекле сөйләшү уздырдыгыз, ил Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очраштыгыз. Нинди беренчел нәтиҗәләр ясарга мөмкин?

- Чыннан да, бирегә Башкортстаннан зур делегация килде. Рәсми затлар гына түгел, җитди бизнес вәкилләре дә – Казахстаннан килгән партнерлар белән эшләү кызык булган 33 эре предприятие җитәкчеләре. Асылда, без киләчәк хезмәттәшлек инфраструктурасын җайга салабыз, ул хәтта гади аралашудан да башлана.

Бүген без Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән озак һәм нәтиҗәле аралаштык. Безнең Русия һәм Казахстан хезмәттәшлеге перспективалары, Башкортстан белән хезмәттәшлекне үстерү турында кызыклы һәм җитди сөйләшү булды.

Казахстан Премьер-министры Әскар Мамин белән зур киңәшмә дә булды. Без нәрсә турында килештек һәм нәрсә тәкъдим иттек?
Беренчедән: интеграция чын-чынлап старт алсын өчен тиешле инфраструктура булдырырга кирәк. Иң элек сүз Уфа - Нур-Солтан туры һава рейсын ачу турында бара. Коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр кимегәч, без шунда ук авиаэлемтә урнаштырачакбыз.

Икенчедән: иртәгә без биредә Башкортстанның Конгресс-бюросы вәкиллеген ачабыз. Кешеләр бирегә килә, килешә, контрактлар төзи алачак.

Өченчедән: без эшче төркем төзү турында килештек, ул беренче чорда безнең интеграцион процессларны алып барачак.

Дүртенчедән: без Башкортстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше үсешенә китерергә тиешле гамәлләребезнең юл картасын имзалаячакбыз. Алар - безнең Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә төп парнер. Әмма без монда киләчәк үсеш өчен бик җитди потенциал булуына төгәл ышанабыз.

Мин әйткәнчә, Казахстан - безнең эре тышкы сәүдә партнерларының берсе. Казахстан һәм Башкортстан икътисадының структурасы да бик охшаш. Гади мисал китерәм: Казахстанда зур күләмдә нефть-газ чыгару, ә Башкортстанда нефть-газ промыселы җиһазлары бар. Бу эшчәнлекне бергә алып барырга һәм хезмәттәшлекне ныгытырга була. Һәм бу - бер генә мисал, - диде Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: