Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров презентациядә катнашучыларны казах һәм башкорт телләрендә сәламләде.
– Безнең халыклар бер-берсенә тел, мәдәният һәм тарих буенча гына якын түгел, - диде Радий Хәбиров. - Без Казахстанга зур өметләр, үзара файдалы хезмәттәшлекнең зур потенциалына ышаныч белән килдек. Без Казахстан икътисады структурасын, хезмәттәшлекне үстерә алырлык юнәлешләрне игътибар белән өйрәндек. Шуңа күрә без Казахстанга зур бизнес-миссия алып килдек. Без өйгә яңа идеяләр, яңа контактлар һәм проектлар белән кайтырбыз дип ышанам.
Казахстан сәүдә һәм интеграция министры Бахыт Солтанов билгеләп үткәнчә, Башкортстан делегациясенең бу визиты - ике республика бизнесы өчен яхшы мөмкинлек.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстанның җентекле презентациясе белән чыгыш ясады.
- Казахстан – безнең якын күршебез һәм төп партнерларыбызның берсе, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров. - Без 122 ил белән сәүдә-икътисади элемтәләрне алып барабыз. Узган елда республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 4,1 миллиард доллар тәшкил иткән.
Премьер-министр республиканың мөһим су, тимер юл, торбаүткәргеч, автомобиль магистральләре киселешендәге уңайлы транспорт логистикасын тәкъдим итте. Шулай ук, Андрей Назаров Башкортстанда бизнеска ярдәм итү инструментлары турында җентекләп сөйләде.
Фото: Башкортстан Башлыгы