+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 сентябрь 2021, 22:11

Радий Хәбиров Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очрашты

Бүген, 28 сентябрьдә, Нур-Солтанда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның эшлекле очрашуы булды.

Радий Хәбиров Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очрашты
Радий Хәбиров Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очрашты

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Русия белән стратегик хезмәттәшлек ике илнең төбәкара багланышларына да күбрәк тәэсир итә.

Касым-Жомарт Токаев сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясе дәвам итсә дә, Казахстан һәм Башкортстанның күпкырлы элемтәләре динамик рәвештә үсә һәм яңа эчтәлек белән тулылана.

- Башкортстан һәм Казахстанның төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү буенча кызыксынуы бар. Без тармак элемтәләрен, сәнәгать кооперациясен актив рәвештә киңәйтергә, югары эшләнмәләр продукциясен җитештерү белән бергә шөгыльләнергә әзер, – диде Радий Хәбиров. – Без дә кардәшләребез башкорт ягы турында күбрәк белсен иде дигән фикердә. Бу Казахстан күпмилләтле Русиядә янә теләктәшлек тапсын өчен мөһим.

Әңгәмә барышында яклар уртак предприятиеләр саны артуын, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, металлургия, җиңел сәнәгать һәм башка тармакларда инвестицион проектлар уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: