-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 сентябрь 2021, 10:57

"Росреестр" закон нигезендә эшли

Җир законнарын бозу турында белешмәләр хәзер күчемсез милек реестрының бирелә торган белешмәләрендә чагыла.

"Росреестр" закон нигезендә эшли
"Росреестр" закон нигезендә эшли
Хокук бозулар турында белешмәләрнең булуы җир кишәрлеге белән алыш-бирешләрне тормышка ашыруны кыенлаштырырга, шулай ук кредит һәм ипотека алуга киртә булырга мөмкин.

- Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре барлык җир кишәрлекләре буенча күчемсез милек реестрына кертелә, аларга карата тикшерүләр үткәрелде. Хокук бозу турындагы мәгълүматларның булуы җир милекчесенең үз милке белән эш итү өлешендә хокукларын чикләмәсә дә, күчемсез милек объектларын намуслы сатып алучыларга тиешле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук еш кына реестрның белешмәсендә җир законнарын бозмау турындагы язуларның булуы банкларга ипотека кредитын бирүгә сәбәп булып тора, - дип аңлатты Башкортстан Республикасы буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленара Дегтярева.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: