+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 сентябрь 2021, 22:22

"Русия - Казахстанның стратегик партнеры..."

Бүген Нур-Солтанда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан Парламенты Сенаты рәисе Маулен Әшимбаевның эшлекле очрашуы булды. Яклар үзара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм законнар чыгару эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашу башлангычлары турында фикер алышты.

"Русия - Казахстанның стратегик партнеры..."
"Русия - Казахстанның стратегик партнеры..."
– Русия - Казахстанның стратегик партнеры. Безнең илләр арасында икътисад һәм гуманитар юнәлешләр өлкәсендә хезмәттәшлек актив үсә. Һәм, әлбәттә, без Русия Федерациясе төбәкләре белән багланышларга зур игътибар бирәбез, - диде Маулен Әшимбаев. - Башкортстан - нефть чыгару күрсәткечләре буенча илнең лидерларыннан берсе, эре химия сәнәгате һәм машина төзелеше үзәге. Безнең халыкларны уртак тарихи тамырлар һәм күптәнге мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли. Сезнең делегация визиты үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә яңа импульс бирер дип ышанам.

Маулен Әшимбаев Радий Хәбировны Башкортстан территориясендә Русия Дәүләт думасына сайлауларны уңышлы үткәрүләре белән котлады. Ул сайлау процессының югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм коронавирус йогышы шартларында өч көнлек тавыш бирүнең уңышлы тәҗрибәсен билгеләп үтте.

Башкортстан Башлыгы хәбәр иткәнчә, республикада икътисадның төрле тармакларында бизнес-проектларны гамәлгә ашыручы инвесторларга ярдәм итү чараларының киң исемлеге эшләнгән. Бу уңайдан Казахстан белән хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы потенциал бар.

- Без инвестицияләр җәлеп итү өстендә актив эшлибез. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика илдә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча алда бара, шулай ук Русия төбәкләре арасында инвестклимат торышының милли рейтингында бишенче урында тора, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең өчен Казахстан белән икътисади һәм мәдәни элемтәләрне саклап калу бик мөһим. Безнең эшкуарлар күпсанлы уртак проектларны тормышка ашыра. Шул ук вакытта киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүнең зур потенциалы бар.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: