+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 сентябрь 2021, 21:40

"Шәһәр туристларны җәлеп итү ягыннан бик кызыклы..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендә Казахстан башкаласы күренешләре белән уртаклашты.

"Шәһәр туристларны җәлеп итү ягыннан бик кызыклы..."
"Шәһәр туристларны җәлеп итү ягыннан бик кызыклы..."
Республика җитәкчесе Нур-Солтан шәһәренең искиткеч матур булуын билгеләп үтте.

"Шәһәр туристларны җәлеп итү ягыннан бик кызыклы. Нур-Солтан акиме Алтай Кульгинов белән очрашуда кызыклы шәһәр төзелеше чишелешләре турында фикер алыштык. Бу шәһәрдә бик теләп эшлибез. Алга таба эшне дәвам итәбез", — дип язды Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров «Астана Опера» театрында һәм Нур-Солтандагы «Нур Алем» киләчәк энергиясе музеенда булган. 2013 елдан театр сәхнәсендә Уфа кызы, Башкортстанның атказанган артисты, операның әйдәп баручы солисткасы Әлфия Кәримова чыгыш ясый.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: