-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 сентябрь 2021, 12:12

"Белорет"та тагын бер яңа резидент теркәлде

«СВМ» оешмасы Башкортстанның алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре резиденты булды.

"Белорет"та тагын бер яңа резидент теркәлде
"Белорет"та тагын бер яңа резидент теркәлде
Русия Икътисади үсеш министрлыгы компанияне тиешле реестрга кертте. Предприятие «Белорет» территориясендә светодиод яктырткычлар һәм инфракызыл җылыткычлар корпусларын җитештерүне гамәлгә ашырырга планлаштыра.

- Көзге-кышкы чорда әлеге җылыту приборлары халык арасында актуальләшә бара. Алар белән торак һәм торак булмаган биналарны ике сезон арасында җылытып була. Шул ук вакытта алар кислород яндырмый һәм ялкынлану куркынычы янамый. Шулай итеп, республиканың үз җитештерүчесе барлыкка киләчәк, ул әлеге җайланма белән республиканы гына түгел, күрше төбәкләрне дә тәэмин итәчәк, — дип хәбәр итте Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Екатерина Кликунова.

Шулай ук производствоны булдыру яктылык җиһазлары базары үсешенә ярдәм итәчәк, бу тармакта көндәшле мохит булдырачак, шәһәргә яңа эш урыннары бирәчәк.

Фото: Башкортстан Хөүкмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: