+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 сентябрь 2021, 13:32

"Көнчыгыш чыгу юлы" - республика өчен иң мөһим транспорт проекты

"Башкортстан концессион компаниясе" инфраструктура өлкәсендә Уфадан федераль әһәмиятендәге М-5 "Урал" автомобиль юлына чыгу проекты өчен "Росинфра" дәүләт премиясен алды.

"Көнчыгыш чыгу юлы" - республика өчен иң мөһим транспорт проекты
"Көнчыгыш чыгу юлы" - республика өчен иң мөһим транспорт проекты
Башкортстан проекты "G20" илләре тарафыннан хупланган сыйфатлы инфраструктура инвестицияләре һәм тотрыклы үсеш принципларына туры килә торган дип танылды. Исегезгә төшерәбез, элек проект "ESG" принципларына туры килүен раслаган иде инде. Ул Русиядә беренче булып "ВЭБ.РФ" тарафыннан эшләнгән "IRIIS" системасы буенча сертификатлаштыру узды һәм «Алтын» казаныш дәрәҗәсен алды.

- "Көнчыгыш чыгу юлы" - соңгы елларда республика өчен иң мөһим транспорт проекты. Ул Уфаның үзәк өлешен М-5 «Урал» трассасы белән тоташтырачак. Аның ярдәмендә без шәһәр үзәген һәм аэропорт ягына чыгуны бушатачакбыз.
Моннан тыш, яңа чыгу юлы төзелеш тармагын үстерү буенча мөмкинлекләребезне шактый киңәйтергә ярдәм итәчәк. Хәзер шәһәрдә төзелеш мәйданчыклары җитми, ә яңа юлны эшләтеп җибәргәннән соң Караидел елгасы аръягында йортлар төзи алачакбыз, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: