"Бүген Казахстанда республика вәкиллеген - Башкортстанның Конгресс-бюросын ачтык. Без аны икътисади партнерлыкны алга таба ныгытуга, республикага яңа инвестицияләр җәлеп итүгә, сәнәгать, төзелеш, социаль, гуманитар, фәнни өлкәләрдә Казахстан ягы белән уртак проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтәбез.
Бу бурычларны уңышлы хәл итү өчен «Астана» халыкара финанс үзәге территориясендә вәкиллек ачуыбыз зур роль уйный. Бу мәйданчыкны сайлау очраклы түгел. Күпфункцияле үзәк дөнья финанс үзәкләренең эш стандартларына нигезләнә һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүнең нәтиҗәле ноктасы булып тора.
Дөньяда финанс ресурслары көннән-көн арта бара, ә кызыклы һәм перспективалы инвестицион проектлар алай ук күп түгел. Бу үсеп килүче илләр базарларын югары игътибар объектлары итә. Һәм монда без зур потенциал күрәбез", - дип язган Радий Хәбиров.