+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 сентябрь 2021, 13:05

Юл буе сервисын үстерү - өстенлекле бурыч

«Урал транспорты» форумы кысаларында «Юл буе сервисын үстерү: бүгенгесе һәм киләчәге» темасына секция уздырылды.

Юл буе сервисын үстерү - өстенлекле бурыч
Юл буе сервисын үстерү - өстенлекле бурыч
Әлеге тема республика, федераль хакимият органнары, Стратегик башлангычлар агентлыгы вәкилләрен һәм инвесторларны бер өстәл артында берләштерде.

Секция эшен Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев алып барды.

- Юл буе сервисын үстерү - безнең өстенлекле бурычларыбызның берсе. Башкортстанның уникаль географик урыны бар. Туристлар килә икән, алар билгеле бер сервис, шул исәптән үзләре хәрәкәт иткән урыннар буенча сервис сыйфатын, таләп итә. Әлбәттә, бу безнең территориядә республика аша уза торган транзит агымнарын локальләштерү ягыннан бик мөһим. Без - Русия Федерациясенең берьюлы өч федераль трасса уза торган азсанлы субъектларының берсе. Бездә 500 километр радиуста миллионлы 5 шәһәр урнашкан һәм республика география ягыннан үзәктә, туристлар өчен сыйфатлы тукталыш пунктлары булу мөһим, - диде Алексей Гусев.

Шулай ук ведомство башлыгы юл буйлары объектларының санына тәэсир итүче факторлар һәм республика территориясендә әлеге хезмәт төре актив темплар белән үссен өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.

- Факторларның берсе - җир, җир участогын сәүдәсез алу мөмкинлеге, - дип дәвам итте Алексей Гусев. - Икенче юнәлеш - объектларның заманча таләпләргә туры килүе. Бу - территорияне төзекләндерү дә, күчмә тизлек полосасы да, уңайлы асфальт мәйданчык та, безгә юлда кирәк булган сервис та. Бу шактый җитди финанс чыгымнары таләп итә.
Өченче мәсьәлә - әлеге юнәлешне үстерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү мөмкинлеген карау. Һәм иң мөһим фактор - проектны тормышка ашыру вакыты. Процедураларны кыскарту срокларын барлык этапларда килештерү. Без эшкуарларны әлеге тармакка җәлеп итә алдык. Бүгенге көндә 50дән артык инвестор инвестицион ниятләрен билгеләде. Бу - 65тән артык объект, инвестицияләрнең гомум күләме - 6,5 миллиард сумнан артык.

Фото:  mk.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: