+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 сентябрь 2021, 17:05

Башкортстан 14,8 миллиардлы бюджет кредиты алачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Хөкүмәтенең Төбәкләр үсеше буенча комиссиясе президиумы утырышында катнашты. Аны видеоконференция режимында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде.

Башкортстан 14,8 миллиардлы бюджет кредиты алачак
Башкортстан 14,8 миллиардлы бюджет кредиты алачак
Утырышта тугыз төбәккә инфраструктур бюджет кредитлары бирүне хупладылар. Алар арасында Башкортстан да бар, ул 14,8 миллиард сумлык кредит алачак.

Бу акчалар Уфа һәм Нефтекама территорияләрен комплекслы үстерү кысаларында яңа бистәләрдә инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура объектларын төзүгә тотынылачак. Мәсәлән, республика башкаласында 200 урынга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк. Моннан тыш, хупланган проектларга транспорт челтәрен үстерү буенча эшләр дә кертелде. Яңа бистәләр өчен автобуслар да сатып алыначак.

Яңа бистәләр проектлары буенча, аларда 5,7 миллион квадрат метрдан артык торак төзергә һәм якынча 20 мең эш урыны булдырырга планлаштыралар.

Вице-премьер Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, бюджет инфраструктурасы кредитларын алу өчен 75 төбәк гаризаларын 975,7 миллиард сумга җибәргән, бу расланган лимиттан 500 миллиард сумга артыграк. Хөкүмәт комиссиясенең үткән утырышларында Русия Федерациясенең 23 субъектыннан 152,4 миллиард сумлык гаризалар кабул ителгән инде.

- Инфраструктур бюджет кредитлары механизмын кулланып, төбәкләрнең финанслауда ихтыяҗы зур. Бу урыннарда яңа торак төзү һәм уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү буенча актив эш алып барылуы турында сөйли, – дип ассызыклады Марат Хөснуллин.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: