-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 сентябрь 2021, 19:20

Башкортстанда эшкуарларга ярдәм күрсәтелә

29 сентябрьдә Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә контроль чаралар уздыру барышында эшкуарлар мөрәҗәгатьләрен карау буенча даими эш төркеме утырышы булды.

Вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллин шәхси эшкуарларның хезмәт күрсәтү өлкәсеннән мөрәҗәгатен карап тикшерүгә чыгарды. Эшкуар бизнес-омбудсменга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, чөнки ул аның компаниясенә карата үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре белән килешми.

Агымдагы елның июнь аенда хокук саклау органнары тикшерү үткәрү барышында аңа караган студиядән кыйммәтле җиһазны тартып алган. Хәзерге вакытка кадәр ул кире кайтарылмаган, шуның аркасында эшкуар эшен дәвам итә алмый.

- Без эшкуарларның тикшерүләр һәм башка контроль-күзәтчелек чаралары, турыдан-туры контроль-күзәтчелек органнары белән бәйле конкрет проблемаларын өйрәнү өчен мондый эшче төркем төзедек, - диде Флүр Әсәдуллин. - Аның утырышлары кысаларында без төрле өлкәдә килеп туган хәлне күрә һәм бәяли алабыз, эшкуарларның, «контрольлек итүче» органнарның, вәкилнең, барлык җәлеп ителгән затларның фикерләрен тыңлый һәм, шуннан чыгып, эшкуарга тискәре йогынтыны мөмкин кадәр киметеп, оптималь карар кабул итә алабыз, - дип ассызыклады бизнес-омбудсмен.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Башкортстанда эшкуарларга ярдәм күрсәтелә
Башкортстанда эшкуарларга ярдәм күрсәтелә
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: