Транспорт чараларын табигый газ белән заправкалау объектлары төзелешенә федераль бюджеттан – 720, республика бюджетыннан 120 миллион сумга якын акча юнәлтеләчәк. Ел саен 10 заправка булдыру планлаштырыла.
Моннан тыш, транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү эшчәнлеге алып баручы эшкуарлык субъектларына 143,7 миллион сум күләмендә субсидия биреләчәк, бу ел саен якынча 2 мең транспорт чарасын җиһазландыру мөмкинлеген бирәчәк.
– Күрсәтелгән чаралар халыкның һәм предприятиеләрнең сыйфатлы ягулыкка ихтыяҗын тәэмин итеп кенә калмыйча, эшкуарлыкны һәм тоташ газ-мотор базарын үстерү өчен өстәмә шартлар да тудырырга ярдәм итәчәк, – диде финанс министры Лира Игътисамова.