-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 октябрь 2021, 11:35

Инвестпроектларга - ак юл!

Башкортстанда эре инвестицион проектларга дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.

Башкортстан Республикасы дәүләт властеның вәкаләтле органнары эре инвестиция проектларына экспертиза уздырды һәм сәнәгать өлкәсендә җиде һәм авыл хуҗалыгында ике проектка дәүләт ярдәме күрсәтүнең максатлылыгы турында җыелма эксперт бәяләмәләре бирелде.

Сәнәгать өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы инвесторларга оешмалар милкенә һәм табышына салымнар буенча - 2021-31 еллар өчен 11 миллиард сумнан артык ташламалар, авыл хуҗалыгы тармагында җиһазлар сатып алуга 500 миллион сумга якын субсидия биреләчәк.

- Җитди йөкләмәләр кабул итәбез, дәүләт ярдәме күләме шактый. Шуның белән бергә, әлеге чаралар республикага 60 миллиард сумнан артык күләмдә инвестицияләр җәлеп итәргә һәм кимендә 800 яңа эш урыны булдырырга, төбәкнең инвестицион климатын яхшыртырга һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итәчәк, – диде республиканың финанс министры Лира Игътисамова.

Фото: kleo.ru

Инвестпроектларга - ак юл!
Инвестпроектларга - ак юл!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: