+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 октябрь 2021, 11:45

Русиядә - җиденче, округта икенче урында!

"Башстат" мәгълүматлары буенча, финанслауның барлык чыганаклары исәбенә шушы елның гыйнвар-август айларында гомум мәйданы 1776,5 мең квадрат метр булган 22,7 мең фатир файдалануга тапшырылган.

Русиядә - җиденче, округта икенче урында!
Русиядә - җиденче, округта икенче урында!
Тапшырылган торак күләме үткән елның шушы чорына карата 22 процентка арткан. 1000 кешегә исәпләгәндә, 441 квадрат метр торак тапшырылган.

- Агымдагы елда без файдалануга тапшырыла торган торакның узган ел дәрәҗәсеннән дә ким булмаган күләменә (2,4 млн. кв. м.) ирешербез дип ышанам, һәм бу «Торак» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында расланган күрсәткечкә (2,2 млн. кв. м.) карамастан, - дип хәбәр итте төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.​

Куелган бурычлар өлешендә «Гаилә ипотекасы" программасының гамәлдә булуын озайту аерым әһәмияткә ия, аның кысаларында торак сатып алуга, яки шәхси йорт төзүгә 6 процентка кадәр ташламалы ставка буенча кредитларны 2023 ел ахырына кадәр алырга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез: 2021 елның 1 июленнән Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча программа шартлары киңәйтелде. Хәзер программа буенча кредитны 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган бер бала белән дә алырга мөмкин. Беренче взнос торак бәясенең 15 процентын тәшкил итә. Максималь кредит суммасы төбәккә бәйле. Башкортстан өчен бу сумма - 6 миллион сум. Банкларга ташламалы һәм базар ипотекасы ставкалары арасындагы аерманы дәүләт каплый, - дип белдерде ведомство җитәкчесе.

Торак төзелеше структурасында халык тарафыннан үз исәбенә һәм кредитлар ярдәмендә төзелгән торак өлеше 67 процент тәшкил иткән. Алар тарафыннан гомум мәйданы 1190,9 мең кв. м. булган 10,5 мең шәхси торак йорт төзелгән. Төзүче юридик берәмлекләр тарафыннан гыйнвар-август айларында 585,6 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул ук чорына карата 25,8 процент тәшкил итә.

Авылларда гыйнвар-август айларында 805,4 мең кв. м. торак йорт файдалануга тапшырылган, ягъни узган елның гыйнвар-август айларына карата - 9,3 процент, шәһәрләрдә – 971,1 мең кв. м., яки узган елның шушы чорына карата 34,9 процент.

Бүгенге көндә торак төзүнең бердәм мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, Башкортстанда төзелешкә ике йөздән артык рөхсәт бар. Төзүчеләр тарафыннан гомум мәйданы 3,4 млн. кв. м. булган 280 йорт төзелә.

"Башстат" мәгълүматларына ярашлы, агымдагы елның сигез ае йомгаклары буенча Русия субъектлары арасында Башкортстан торак биналарының гомум мәйданын файдалануга тапшыру буенча - җиденче, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында икенче урында тора.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: