+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 октябрь 2021, 17:30

"Башкортстан ихаталары" программасы гамәлдә

Башкортстанда агымдагы елга планлаштырылган 140 ихата территориясен комплекслы төзекләндерү 99 процентка төгәлләнгән.

"Башкортстан ихаталары" программасы гамәлдә
"Башкортстан ихаталары" программасы гамәлдә

Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев бүген Хөкүмәттәге атналык оператив киңәшмәдә «Башкортстан ихаталары» программасын тормышка ашырганда бары тик урындагы җитештерүчеләрнең продукциясе һәм җиһазлар кулланылуын билгеләп үтте. Әйтик, балалар мәйданчыклары, нигездә - Благовещеннан «Проспект» һәм Уфадан "БМК" компанияләрендә, яктырткычлар - Ишембайдан «БК Технолоджи» компаниясендә, ә видеокамералар Күмертау шәһәрендә җитештерелгән.

Ихата территорияләрен төзекләндергәндә беренче тапкыр Уфада икенчел чималдан — эшкәртелгән пластиктан ясалган эскәмияләр урнаштырылган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, төзүчеләр, ниһаять, искәрмәләрсез ихата территорияләрен төзекләндерергә өйрәнде һәм 2019-20 елларда булган барлык хаталарны исәпкә алды.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: