+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 октябрь 2021, 21:40

Башкортстанда инвестпроектларны эшләтеп җибәрү өчен инфраструктура булдырыла

4 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә инвестпроектларны эшләтеп җибәрү өчен инфраструктура үсешенең яңа инструментлары турында фикер алыштылар.

Башкортстанда инвестпроектларны эшләтеп җибәрү өчен инфраструктура булдырыла
Башкортстанда инвестпроектларны эшләтеп җибәрү өчен инфраструктура булдырыла

Беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция эшчәнлеге министры Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, аларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы – «Алга» махсус икътисади зонасы. Ул Стәрлетамак һәм Ишембай районнары территориясендә урнашкан. 2022-24 елларда биредә 2,4 миллиард сумлык электр һәм су тәэминаты, автомобиль һәм тимер юллары төзеләчәк. Бу 8,5 миллиард сумга якын шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта зона резидентларыннан салым керемнәре 10 ел дәвамында 7,2 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Республика шулай ук инвесторларның барлык проектлар буенча да инфраструктура төзелешенә 50 миллион сумнан артык чыгымнарын каплый. Бу максатларга ел саен 1,5 миллиард сумга кадәр акча юнәлтергә планлаштыралар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика 15 миллиард сум күләмендә инфраструктура бюджет кредиты алуга өстәмә гариза биргән. Ул Уфа шәһәр транспортын һәм Белорет районында «Мораткино» курортын үстерү буенча проектларны финанслауны үз эченә ала.

- Төбәкнең мөһим икътисади һәм социаль объектлар төзелешенә акча җәлеп итү өстендә актив эшләве бик яхшы. Гаризаларны сыйфатлы итеп әзерләргә һәм проектларны гамәлгә ашыру шартларын төгәл үтәргә кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.


Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: