+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 октябрь 2021, 20:45

Башкортстанда йорт ихаталарына аеруча игътибар бирелә

Башкортстанда 140 ихата территориясен комплекслы төзекләндерү төгәлләнеп килә.

Башкортстанда йорт ихаталарына аеруча игътибар бирелә
Башкортстанда йорт ихаталарына аеруча игътибар бирелә
Бүгенге көндә программа 99 процентка тормышка ашырылган. «Башкортстан ихаталары» ишегалды территориялерен комплекслы төзекләндерү республика программасы кысаларында Уфада 17 ишегалды территориясе төзекләндерелә, алар 78 күпфатирлы йортны берләштерә. Шулай итеп, Дим районының Левитан урамында проектка өстәмә рәвештә ял итү зонасы булдырылган. Ишегалды территориясенең үзенчәлеге булып ял итү зонасы булган фонтанны реконструкцияләү һәм трансформатор подстанциясен үзгәртеп кору торды, анда хәзер граффити сурәтләнгән. Шулай ук ишегалды территориясендә дүрт балалар уен һәм ике спорт мәйданчыгы урнаштырылган.

Республика территориясендә уңышлы тормышка ашырыла торган тагын бер проект - "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру". Федераль программа кысаларында быел 146 иҗтимагый территория төзекләндерелә.

Мәсәлән, быел Дүртөйле шәһәрендә элекке сыра заводы территориясендә «Ашлык» мәйданчыгы - яшьләр активлыгының яңа үзәге барлыкка килде. «Ачык шәһәр» проекты Русия Төзелеш министрлыгының кече шәһәрләрдә иң яхшы төзекләндерү проектлары конкурсында җиңеп, Башкортстан шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институты ярдәме белән "Orchestra Design" архитектура студиясе, Дүртөйле шәһәр хакимияте һәм шәһәр халкы белән бергә тормышка ашырылды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: