+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 октябрь 2021, 20:40

"Башпотребсоюз" яңа мөмкинлекләр ача

Башкортстан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев «Кулланучылар кооперациясе – һәркем өчен ачык мөмкинлекләр» халыкара кулланучылар кооперациясе форумында катнашты.

"Башпотребсоюз" яңа мөмкинлекләр ача
"Башпотребсоюз" яңа мөмкинлекләр ача
Русия кулланучылар кооперациясенең 190 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган форум Тулада 1 октябрьдән 2 октябрьгә кадәр узды.

Алексей Гусев федераль үзәктән һәм башка төбәкләрдән килгән коллегалары белән Башпотребсоюзның кулланучылар җәмгыятьләре катнашлыгында агросәнәгать кластерын булдыру ниятләре белән уртаклашты.

- Безнең төбәктә эшләп килүче "Башпотребсоюз" системасы югары нәтиҗәле товар үткәргеч чылбырларны, шул исәптән җитештерүчеләрне, эшкәртүчеләрне, транспорт һәм комплектлау логистикасын, шулай ук ритейл булдыру өчен зур мөмкинлекләр бирә. Монда, әлбәттә, өстәмә милек комплексы булдыру турында да сүз бара. Ул республиканың һәм күрше субъектларның товар әйләнешендә урындагы производство продукциясенең максималь дәрәҗәдә булуын арттыру бурычын үтәү өчен барлык заманча таләпләргә җавап бирәчәк. Бу шактый зур инвестицияләр күләме, монда акча җәлеп итү турында уйланырга кирәк, шул исәптән "Башпотребсоюз" өчен дә, - дип билгеләп үтте Алексей Гусев.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: