-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 октябрь 2021, 14:19

Грантлар конкурсына гаризалар кабул ителә

1 сентябрьдә 2022 елгы Президент грантларының беренче конкурсы старт алды.

Грантлар конкурсына гаризалар кабул ителә
Грантлар конкурсына гаризалар кабул ителә
Гаризалар 13 юнәлеш буенча 15 октябрьгә кадәр "Грантыпрезидента.рф" сайтында кабул ителә. Хупланган проектлар 1 февральдән үк старт алачак. Әлеге конкурс кысаларында 2022 елда коммерция карамагында булмаган оешмаларга грант ярдәме күрсәтүгә федераль бюджетта каралган 10,2 миллиард сумның беренче өлеше бүлеп бирелә.

Агымдагы елда ике конкурс үткәрелде, 942 гариза бирелде. 2021 ел конкурслары нәтиҗәләре буенча республиканың коммерция карамагында булмаган 123 оешмасы 121 миллион сумнан артык акча җәлеп итте. Гаризалар саны буенча Башкортстан Республикасы Идел буе федераль округында - беренче урында, Русиядә - өченче урында, откан грантлар саны буенча Идел буе федераль округында - икенче урында, илдә - өченче урында тора.

Башкортстан Иҗтимагый палатасы аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев белдерүенчә, коммерция карамагында булмаган оешмаларның ресурс үзәге өч елдан артык республиканың коммерция карамагында булмаган оешмаларына Президент грантлары конкурсларына гаризалар рәсмиләштерергә ярдәм итә. Агымдагы елда да бу чаралар үткәреләчәк.

Октябрь аенда Ресурс үзәге тарафыннан түбәндәге белем бирү чаралары билгеләнгән:

- 6 октябрьдә 10.00 сәгатьтә гаризалар тапшырганда типик хаталарны тикшерү буенча семинар узачак. Анда катнашу өчен nko-rb@mail.ru электрон почтасына язарга яки 218-12-52 телефоны буенча элемтәгә керергә кирәк;

8 октябрьдә гаризаларны экспресс-карау узачак, анда экспертлар проектны тикшерәәчәк. Чара 10.00 сәгатьтә башлана, анда канашыр өчен nko-rb@mail.ru почтасы яки 218-12-52 телефоны буенча теркәлергә кирәк.

Ике ел элек республикада грант сәясәтен алып бару өчен Башкортстанның Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды булдырылды. Фонд эше федераль оператор – Президент грантлары фонды белән охшаш рәвештә төзелгән.

Төбәк грант операторы буларак, Фондны булдыру белән республикада коммерция карамагында булмаган оешмаларга грант ярдәменең бердәм системасы төзелде. Барлык конкурс процедурасы «Башкортстан грантлары» электрон порталында үткәрелә. Моннан тыш, Русия Федерациясе субъектлары арасында Русия Президенты грантларына гариза тапшыру кампаниясе нәтиҗәләре буенча төбәк фондының җиңүе сәбәпле, Башкортстанның коммерция карамагында булмаган оешмалары проектларга федераль бюджеттан 74,8 миллион сум күләмендә өстәмә финанслау алды.

Бу, үз чиратында, төбәк операторына Президент грантлары фонды принциплары буенча барлык конкурс процедураларны, шул исәптән проектларны һәм федераль экспертларны бәяләүнең бердәй критерийлары булуны йөкли.

- 2021 ел нәтиҗәләре буенча Гражданнар җәмгыятенә ярдәм итү фонды тарафыннан төбәк бюджетыннан 170 миллион сумлык Башкортстан Башлыгы грантын һәм федераль финанслауны исәпкә алып, 244,8 миллион сум гомум бюджет грантлары бирүгә ике конкурс үткәрелде. Гыйнвар аенда Башкортстан Башлыгының республика халыкларының дәүләт телләрен саклау һәм үстерү буенча грантлар конкурсында 38 җиңүче билгеләнде. Сентябрь аенда гражданнар җәмгыятен үстерүгә һәм социаль мөһим проектларны тормышка ашыруга грантлар конкурсына йомгак ясалды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республиканың күп кенә коммерция карамагында булмаган оешмалары өчен төбәк грантлар конкурсында җиңү беренче уңышлы тәҗрибә булып тора һәм алга таба Президент грантлары фонды конкурсына кыю рәвештә гариза тапшырырга мөмкинлек бирә, - диде Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды генеральный директоры Люция Юлуева.

Фото; Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: