+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 октябрь 2021, 17:28

Инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырыла!

Башкортстанның Үсеш корпорациясендә файдалы кыр үсемлекләре (дикорос) эшкәртү буенча проектларны гамәлгә ашырырга әзер булган инвесторлар өчен ике бизнес-тәкъдим әзерләнгән.

Инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырыла!
Инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырыла!
Тәкъдимнәр Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасовның Башкортстан районнарының бизнес-шерифлары белән онлайн-очрашулары нәтиҗәләре буенча формалаштырылган. Әлеге кейсларны эшләүнең төп максаты - Зилаер һәм Кушнаренко районнары территориясендә "дикорос"ларны җыю һәм эшкәртү комплексларын оештыру, халык арасында кыргый гөмбәләр, җиләк һәм җимеш җыюны популярлаштыру.

Беренче проект республиканың Зилаер районында гөмбә, җиләк-җимеш һәм җиләк эшкәртү буенча «Зилаер гөрездие» комплексын булдыруны күздә тота. Проект бюджеты 33 миллион сумнан артык тәшкил итә, 25 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Икенче инвестицион тәкъдимдә Кушнаренко районы территориясендә урман гөмбәләрен һәм трюфельләрен эшкәртү комплексын ачу күздә тотыла. Проект бюджеты - 12 миллион сум, булдырыла торган эш урыннары саны – 20.

Үсеш корпорациясе белгечләре билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә бизнес республикада бик табышлы була алыр иде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: