+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 октябрь 2021, 17:39

Казахстан белән хезмәттәшлек ныгый

4 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республика делегациясенең Казахстанга эш сәфәре нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Казахстан белән хезмәттәшлек ныгый
Казахстан белән хезмәттәшлек ныгый
Оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәтенә эш сәфәре йомгаклары буенча максатчан күрсәткечләрне һәм чараларны үтәү срокларын билгеләп, Казахстан белән хезмәттәшлекне үстерүнең җентекле юл картасын формалаштырырга кушты.

– Иң мөһиме – Казахстан белән икътисади, мәгариф, санлы уртак проектларыбыз өчен зур базар ачу өчен шартлар тудыру, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Без Казахстан белән турыдан–туры авиаэлемтә оештыру мәсьәләсен хәл итәргә - Уфа - Нур-Солтан маршрутында пассажирлар ташуны һәм кешеләр өчен уңайлы тарифларны билгеләргә тиешбез. Компанияләр шулай ук Алма-Атага очышлар ачу белән кызыксына, бу безнең республика өчен мөһим туристик юнәлеш.

Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева эш сәфәре кысаларында Башкортстанның эшлекле даирәләре Казахстан бизнесы белән 250дән артык очрашу үткәрде, дип сөйләде. Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек турында - биш, шулай ук продукция белән тәэмин итү турында һәм дилер килешүләре имзаланган.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: