+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 октябрь 2021, 20:42

Республика заказчыларын нәрсә борчый?

Башкортстан Республикасының Көнләшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты «Яңа таләпләр: сатып алулар һәм көндәшлек» темасына семинарлар сериясен тәмамлады.

Республика заказчыларын нәрсә борчый?
Республика заказчыларын нәрсә борчый?

Ведомство белгечләре үз компетенциясе кысаларында дәүләт һәм муниципаль заказчылардан килгән сорауларга җавап бирде.

- Гади, тиз һәм уңайлы мәгълүмати хезмәттәшлек өчен семинарда катнашучылар теркәлү вакытында махсус QR-кодлы буклетлар алды. Аны мобиль җайланма ярдәмендә сканерлап, заказчылар үз сорауларын бирә алды. Без аларны җыйдык һәм дәүләт комитетының рәсми сайтында җаваплар бастырдык, - дип билгеләп үтте дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Республика заказчыларыннан кергән сорауларның күбесе «Кече күләмле сәүдә агрегаты» мәгълүмат системасында эшләү белән бәйле булган.

Комитетның рәсми сайтында кече эшкуарлык субъектларын сатып алуларга җәлеп итү буенча заказчылар өчен методик киңәшләр урнаштырылган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: