-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 октябрь 2021, 16:33

Башкортстанга яңа инвестор килә!

Әбҗәлил, Баймак, Учалы һәм Хәйбулла районнары территорияләрендә нәтиҗәле сугару системаларын төзү проекты Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә кертелде.

Башкортстанга яңа инвестор килә!
Башкортстанга яңа инвестор килә!

Проектның инициаторы - "МТС" Зауралье Агро". Ул 3,6 миллиард сумнан артык инвестицияләр салуны планлаштыра. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.

- Инвестпроектны гамәлгә ашыру кысаларында гомум мәйданы 10 мең гектар булган сугару системаларын төзү күздә тотыла. Участокларда соя, кукуруз, бодай һәм көнбагыш кебек культуралар үстерү планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын һәм продуктлылыгын күтәрүгә, интенсив технология буенча үстерү исәбенә керемне, шулай ук төбәкнең экспорт потенциалын арттыруга юнәлтелгән. Моннан тыш, проект республика районнарында 170тән артык кешене эш белән тәэмин итәчәк, - дип сөйләде Рөстәм Моратов.

Инвестор авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алуга, оешмалар милкенә салым буенча ташламалар һәм җир кишәрлекләрен арендага бирүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр алырга исәп тота.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: