+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 октябрь 2021, 14:48

Халыкара газ форумында өч килешүгә кул куелды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Петербургта халыкара газ форумында өч килешүгә кул куйды.

Халыкара газ форумында өч килешүгә кул куелды
Халыкара газ форумында өч килешүгә кул куелды

- Бу газ форумы шушы төр ягулыкны, газ сәнәгатен популяштыру өчен үткәрелә. Чара яхшы оештырылган, биредә көчле экспертлар катнаша. Башкортстан өчен бу мөһим чара. Монда берничә килешүгә кул куярга планлаштырабыз. Өчесе буенча эш тәмамланды инде. Хәзер без киңәшмәдә Башкортстанның "Газпром" предприятиеләре белән ничек эшләве буенча чыгыш ясаячакбыз. Шуны да билгеләргә кирәк, ел саен газ кулланучы машиналар саны арта бара. Шуңа күрә без машинасы өчен газ кулланырга, бу өлкәдә сервис хезмәте күрсәтергә карар кылган кешеләргә алга таба да ярдәм итәргә тиеш.

Башкортстан бу өлкәдә яхшы бара. Машинада газ кулланучылар, бу өлкәдә хезмәт күрсәтүче сервислар саны рейтингы буенча илдә 10нчы урында торабыз. Әлбәттә, газ кулланучы предприятиеләргә, кешеләргә дә ярдәм күрсәтәбез. Гомумән алганда, кешеләргә дә, предприятиеләргә дә газ ягулыгын куллану уңайлы да, уңышлы да, - дип сөйләгән ул журналистларга.

Чара кысаларында Андрей Назаров "Салават катализатор заводы" җәмгыяте белән силикагель җитештерүне модернизацияләү буенча хезмәттәшлек, "РариТЭК Холдинг" җәмгыяте белән республикада газ-мотор техникасына хезмәт күрсәтү һәм аны яңадан җиһазландыру буенча сервис үзәге булдыру һәм "Нефть-газ җиһазлары җитештерүчеләр берлеге" компаниясе белән оешма әгъзаларының продукциясен сатуга һәм мәгълүмати-аңлату эшчәнлегенә ярдәм итү мәсьәләләре буенча килешүләргә кул куйды.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: