Компания "Благовещен" территориясендә төрле төсләрдәге алюминий, каркас һәм пыяла пакетлардан тәрәзәләр, балкон блоклары, лоджияләр, витражлар, москит челтәрләре, откосларны кертеп, тәрәзә конструкцияләре җитештерү заводы төзергә планлаштыра.
— ПВХ һәм алюминий конструкцияләре төзелеш индустриясендә актив кулланыла. Ә Башкортстан Республикасында торак төзелешенең югары темплары бу инвестпроектның әһәмиятен раслый. Аны тормышка ашыру очен 325 миллион сум юнәлтү планлаштырыла, 91 эш урыны булдырылачак, — диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.
Инвестпроектны 2021-28 еллар дәвамында тормышка ашыру планлаштырыла. Цехлар төзүгә, территорияне төзекләндерүгә компания быел керешәчәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте