-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 октябрь 2021, 18:01

Уфа юлларына яңа автобуслар чыга

Бүген, 6 октябрьдә, Республика көне алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башавтотранс» филиаллары җитәкчеләренә 60 яңа «НефАЗ» автобусы ачкычлары тапшырды.

Уфа юлларына яңа автобуслар чыга
Уфа юлларына яңа автобуслар чыга

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Уфа маршрутларына чыгачак зур автобусларның чираттагы партиясе башкала халкына яхшы бүләк булачак.

- Без Уфада пассажирлар ташу транспортын югары дәрәҗәдә булдырырга тырышабыз. Әлбәттә, авырлыклар һәм каршылыклар күп, әмма без моны җиңәчәкбез, - диде республика җитәкчесе. - «Башавтотранс» коллективына халыкны сыйфатлы транспорт хезмәте белән тәэмин иткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Без дә сезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Предприятиенең матди базасын алга таба ныгыту буенча планнарыбыз бар. Төп республика бәйрәме алдыннан сезгә авариясез эш, гаиләләрегезгә иминлек телим.

Агымдагы елда республика «Башавтотранс» өчен 220 урта һәм зур класслы автобус сатып алган. Предприятие балансына 120 "Vector NEXT" һәм 60 «НефАЗ» маркалы машина кергән инде. Ел ахырына кадәр тагын 40 автобус кайтарылачак.

105 кеше сыйдырышлы Нефтекама автозаводы автобуслары Уфада аеруча киеренке пассажирлар агымы булган маршрутларда эшләячәк. Берничә берәмлек техника шәһәр яны юнәлешләренә бүленгән.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: