Русиядә яшелчәләр кыйммәтләнгән. "Росстат" мәгълүматларына караганда, Русиядә сентябрь аенда помидорларга - 25, кыярга 17 процентка хак арткан.
Шулай ук, сентябрь аенда тавык йомыркасы - 5,7, сыер һәм кош ите - 2,4 , шикәр - 07, көнбагыш мае 0,2 процентка кыйммәтләнгән.
"Тавык йомыркасы Русия буенча уртача 5,7 процентка кыйммәтләнде, шул ук вакытта Русия Федерациясенең 17 субъектында бәяләр 0,1-3,9, 18 субъектта - 4-5, 19 субъектта - 6-9, 16 субъектта - 10-19, 6 субъектта 20-41 процентка артты. Русия Федерациясенең ике субъектында бәяләр үзгәрмәгән, җиде субъектта 0,1-5 процентка кимеде", - дип хәбәр итә статистика ведомствосы.
Үз чиратында, узган айда шикәргә бәяләр 0,69 процентка арткан. Көнбагыш мае 0,15 процентка кыйммәтләнгән.
Фото: РИА Новости