+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 октябрь 2021, 16:14

Инвестицион портал эшкуарларга ярдәм итә

Башкортстан Республикасы бердәм инвестицион порталындагы контентны яңарту кысаларында "Матбугат үзәге" бүлегендәге «Чаралар» дигән өстәмә битендә эшкуарлар өчен булачак белем бирү чараларына онлайн-теркәлү - яңа уңайлы сервис барлыкка килде.

Инвестицион портал эшкуарларга ярдәм итә
Инвестицион портал эшкуарларга ярдәм итә

Анда инвестпортал командасы оештырган бизнес-чараларга теркәү формасын тутыру мөмкинлеге булган чаралар календаре урнаштырылган. Мондый ивентларның анонсында "Онлайн-теркәлү мөмкин" дигән тамга бар һәм шәхси билгеләрне тутырыр өчен документ беркетелгән.

- Башкортстанның инвестицион порталы эшкуарлык җәмәгатьчелеге өчен белем, кирәкле аралашу, шулай ук ярдәм чаралары алу өчен универсаль мәйданчык булырга омтыла. Аерым алганда, соңгы яңалыклардан – укыту чараларына онлайн-теркәлү. Бүген порталның чаралар календаре вакыйгаларга бай, алдан язылып була торганнары да бар, – дип шәрехләде Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: