-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 октябрь 2021, 16:18

"Росреестр" нәтиҗәле эшли

Хәзер тикшерүләр барышы һәм дәүләт җир күзәтчелеге өлкәсендә кабул ителә торган карарлар турында контроль (күзәтчелек) чараларның бердәм реестры, шулай ук Русия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталы аша белергә мөмкин.

"Росреестр" нәтиҗәле эшли
"Росреестр" нәтиҗәле эшли

- Агымдагы елга "Росреестр"ның мөһим бурычларыннан берсе - контроль-күзәтчелек эшчәнлеген автоматлаштыру. Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры сервисы контрольдә тотылучы берәмлекләр белән санлы форматта хезмәттәшлек итә, тикшерү механизмын уңайлы һәм нәтиҗәле итә, электрон тикшерү кәгазьләрен һәм тикшерү актларын төзергә, документларны электрон рәвештә җибәрергә һәм алырга мөмкинлек бирә. Әле санлы форматта хезмәттәшлек итәргә әзер булмаган контрольлек итүче берәмлекләр өчен документлар 2023 елның 31 декабренә кадәр, элеккечә, кәгазьдә җибәреләчәк, - дип сөйләде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленара Дегтярева.

"Росреестр" җир законнарын бозучыларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максатыннан дәүләт җир күзәтчелеге эшен башкара. Аеруча еш хокук бозулар арасында җир участогын законсыз файдалану, шулай ук җир участогын файдаланмау яки аны тиешенчә файдаланмау керә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: