+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 октябрь 2021, 13:28

Эшкуарлар өчен шартлар яхшыра

Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин бизнес-бергәлекләр арасында эшкуарлар өчен онлайн-режимда милек хокукларын теркәү мөмкинлеге буенча аңлату эшләре алып барырга кушты.

Эшкуарлар өчен шартлар яхшыра
Эшкуарлар өчен шартлар яхшыра

"Милек хокукларын теркәү процедураларының нәтиҗәлелеге" милли рейтингы факторы бүген, 7 октябрьдә, Башкортстан Республикасында инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча проект офисы утырышында каралды.

Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец сөйләгәнчә, юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның күчемсез милеккә хокукларын теркәүнең уртача вакыты (җир кишәрлегенә милек хокукыннан тыш) 10,55 көн тәшкил итә. 2020 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч начарланган. Шул ук вакытта милек хокукын теркәү процедураларының уртача саны - 2,08. Әлеге күрсәткеч буенча республика 2020 ел нәтиҗәләре буенча А (2019 елда – В төркеме) төркеменә күчүне тәэмин итте. Әмма экспертлар биргән гомум бәя кимегән. Стратегик башлангычлар асоциациясенең җентекле хисабы нигезендә, 2019 ел белән чагыштырганда, өстәмә процедуралар этабында да вакыт арткан.

Проект офисында катнашучылар "Росреестр"ның онлайн дәүләт хезмәтләренә күчү кирәклеге турында фикер алышты. Бу милек хокукын теркәү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: