+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 октябрь 2021, 17:18

Стәрлетамакта эшкуарларга ярдәм күрсәтелә

Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов Интернет челтәрендә эшкуарларга кагылышлы язма бастырган.

Стәрлетамакта эшкуарларга ярдәм күрсәтелә
Стәрлетамакта эшкуарларга ярдәм күрсәтелә

"Эш атнасын Стәрлетамакта «Тармак көне» белән тәмамладым. Бизнес-шериф Гүзәл Ситдыйкова белән бергә «Башпласт», «Башполимерпласт», «МПТ ЛИДЕР», «Milio Home» һәм «Башкирская стекольная компания" предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштык.

Эшкуарлар белән пандемиягә каршы эш, предприятиеләрнең үсеш перспективалары турында фикер алыштык. Беләбез, бизнеста хәзер иң яхшы чорлар түгел. Эпидемиологик хәл экспортта/импортта да, продукция җибәрүдә дә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә билгеле бер чикләүләр куя. Күп кенә эшкуарлар онлайн эш форматына күчте. Болар барысы да ныклык запасларын, шактый финанс ресурсларын җәлеп итүне, квалификацияне күтәрүне һәм башка юнәлешләрдә үз бизнесыңны үстерүне таләп итә.

Бу вакытта безнең бурыч – эшкуарлыкны гамәлдәге инфраструктурага һәм дәүләт ярдәме чараларына җәлеп итү. Предприятие җитәкчеләренә ташламалы шартларда кредит бирү һәм гарантияләрдән, лизинг программаларыннан, продукцияне сертификатлаудан файдаланырга тәкъдим иттем. Консультация, белем бирү һәм акселерация программалары, башка финанс булмаган ярдәм чаралары да артык булмаячак. Эшкуарлар белән үсеш өчен яңа урыннар турында фикер алыштык", - дип язган ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: