+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 октябрь 2021, 13:38

"Агач ипотекасы" нәрсә ул?

Русиядә яңартылган "Агач ипотекасы" гамәлгә керә. Аңа ярашлы, яхшы шартлар буенча агач өй сатып алырга мөмкин булачак, диләр.

"Агач ипотекасы" нәрсә ул?
"Агач ипотекасы" нәрсә ул?

Русиядә агач йорт комплектлары сатып алуны субсидияләүнең яңа формасын тестлау башланды. Бу хакта "ТАСС" басмасы хәбәр итә.

Русия Хөкүмәтендә агач йортлар сатып алучылар өчен яңа ярдәм чаралары әзерләнгән. Исегезгә төшерәбез, ташламалы программа 2018 елда эшләтеп җибәрелде. Дәүләт каркаслы агач йортлар сатып алуга бирелә торган кредитлар буенча процент ставкасы күләмен киметү өчен 200 миллион сумга якын акча бүлеп биргән. Агач йортларны сатып алуга займнар буенча уртача базар ставкасы ул вакытта елына 15 процент тәшкил иткән. Программа нигезендә дәүләт 5 процентка якын компенсация биргән, ягъни ташламалы кредитны еллык 10 процентка алырга мөмкин булган.

Басма хәбәр иткәнчә, әлеге программага ихтыяҗ юк иде, шуңа күрә ярдәм чараларын яңадан карарга булганнар. Хәзер, программадагы үзгәрешләр нигезендә, сатып алына торган комплект бәясенең 10 проценты күләмендә кредит буенча беренчел взнос компенсацияләнә. Дәүләт ярдәме 3,5 миллион сумга кадәр булган йорт комплектларына кагыла, димәк, субсидия күләме 350 мең сумнан артмаячак.

Русиядә бу программаның беренче катнашучылары хәзер генә барлыкка килә башлаган.

Фото: i-gazeta.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: