-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 октябрь 2021, 15:23

Башкортстан Донбасс белән дус!

Башкортстанга бәйрәм чараларында катнашу өчен Донецк Халык Республикасы делегациясе килде.

Башкортстан Донбасс белән дус!
Башкортстан Донбасс белән дус!
Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин Башкортстан Хөкүмәте Премьер–министры Андрей Назаров һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белән Салават Юлаев һәм Шәехзадә Бабич һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.

Искәртеп узабыз, 11 майда Донецк шәһәрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика делегациясе белән бергә Донецк Халык Республикасы көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашкан иде.

- Бөек Ватан сугышы елларында монда, Донбасста, Дебальцево шәһәре районында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе фашистларны батырларча утка тотты. Аның 78 сугышчысы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Узган ел Владимир Владимирович Путин Указы белән легендар якташыбыз, 112нче Башкавдивизия командиры Миңнегали Шәйморатов Русия Герое исеменә лаек булды, — дигән иде Радий Хәбиров андагы тантаналы җыелышта.

Денис Пушилин Башкортстанга 2019 елның 29 июнендә килгән иде, ул Ишембай районында легендар Торатау тавы янында «Торатау йыйыны» фольклор бәйрәмендә катнашты.

- Меңнәрчә чакрымнар булуга карамастан, мондагы халык Донбасс халкына бик охшаган. Ул да батыр, хезмәт сөючән халык. Әлбәттә, ышанам ки, безнең элемтәләр үзара файдалы булачак. Мин Башкортстан белән Донбассның үзара дус булуына тулысынча ышанам", - диде Денис Пушилин 2019 елның июнендә.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: