- Ул, асылда, гамәлдәге предприятиеләрне, инде гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны, шулай ук синергетик эффектлар алу белән яңа, җитми торган элементларны берләштерүче зур мегапроект булып тора. Бу төбәкләрнең һәм якын күршеләрнең көндәшлекле өстенлекләрен һәм махсуслашуын бер чылбырга — чимал чыгарудан алып экспорт потенциалы һәм импортны алмаштыручы характеристикалары булган продукция җитештерүгә кадәр берләштерергә мөмкинлек бирәчәк, - диде республика Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Моратов.
Евразия икътисади үзәгенең географик өстенлеге - аның Идел буе һәм Уралның индустриаль үсеш алган төбәкләре, шулай ук Казахстан белән чик буенда урнашуы. Бу сәүдә агымнарын киңәйтү, заманча логистика кертү, капитал җәлеп итү һәм хезмәт ресурсларының мобильлеге өчен уңайлы шартлар тудыру мөмкинлеге бирә.
Фото: Башинформ