+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 октябрь 2021, 16:45

Казахстан белән хезмәттәшлек ныгый

Республика белән идарә итү үзәгендә бүген Казахстан делегациясе белән очрашу узды. Кунаклар Башкортостанга Республика көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен килде.

Казахстан белән хезмәттәшлек ныгый
Казахстан белән хезмәттәшлек ныгый

Радий Хәбиров кунакларга 27-30 сентябрь көннәрендә Казахстанга сәфәре вакытында Башкортстан делегациясенә күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде.

- Казахстан Башкортстанда тышкы икътисади багланышлар өлкәсендә өстенлек бирелгән дәүләтләрнең берсе булып тора. Икътисад, фән, мәгариф, мәдәният, гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә үсә. Казахстаннан килгән партнерларыбыз белән тыгыз элемтәләр яхшы традициягә әверелүенә мин бик шат. Очрашулар һәрвакыт дустанә атмосферада уза, - диде республика җитәкчесе. - Безнең уртак эшебезнең көн тәртибе бик зур, мин аның турында Казахстанда рәсми очрашуларда ук сөйләштем. Килешүләрне тормышка ашыру өстендә эшләячәкбез. Сәнәгать җиһазлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүне оештыруны, уртак югары технологияле производстволар булдыруны, логистика үзәкләрен үстерүне күздә тотам. Ышанам ки, барысы да яхшы килеп чыга. Без Казахстаннан әйләнеп кайттык кына, э ә инде хезмәттәшлек турында өч документ кул куюга әзер».

Казахстан Республикасының сәүдә һәм интеграция министры Бахыт Солтанов Башкортстан делегациясенең аларның иленә сәфәре бик бай булды, дип билгеләп үтте.

- Без барысын да тиешле дәрәҗәдә оештырырга тырыштык. Бүген өч документ имзалыйбыз, аларда конкрет эшләргә тукталдык. Безнең белән Башкортстанга бизнес, икътисадның реаль секторы вәкилләре килде. Бергә эшләячәкбез, сәнәгать һәм сәүдә кооперациясен үстерәчәкбез, — дип билгеләп үтте ул.

Бүген Казахстан Республикасы белән Башкортстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча юл картасын, Казахстан Сәүдә һәм интеграция министрлыгы, Көнбатыш Казахстан өлкәсе акиматы белән Башкортстан Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең чик буе үзәкләрен үстерү өлкәсендә үзара аңлашу турында меморандумны, шулай ук Стәрлетамак белән Уральск шәһәре арасында безнең республикага сәфәр нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек турында юл картасы имзаланды.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: