+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 октябрь 2021, 11:05

Салымыңны түләдеңме?

Аңа бәйле алты төп сорауга ачыклык кертәбез.

Салымыңны түләдеңме?
Салымыңны түләдеңме?
Федераль салым хезмәте милекчеләргә халык арасында “бәхет хатлары” дип тә йөртелүче “салым белешмәләре” җибәрә башлады. Бу елның иң төп яңалыклары белән таныштырабыз.

Аны хезмәт хакыннан тотып калмыйлармыни?

Бухгалтерия хезмәт хакының 13 проценты күләмендә керемгә салым тотып кала, шулай ук милеккә салымнар да бар — аларны машиналар, җир участоклары, йортлар, фатирлар һәм башка милек хуҗалары түли. Салым хезмәте үзе түләү күләмен исәпли һәм белешмә җибәрә. Салымны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Хәзер без 2020 ел өчен салым түләячәкбез. Ягъни, әгәр сез фатирыгызны яки машинагызны быел сатып алгансыз икән, алар өчен салым түләргә кирәкми.

Миңа бернинди хат та килмәде. Ни өчен?

Сәбәпләре берничә булырга мөмкин.
1. Түләү өчен сумма юк. Яки сез узган елда артыгын түләп куйгансыз һәм кирәгеннән артканы яңа исәпне каплый.
2. Исәпләүләр суммасы 100 сумнан кимрәк.
3. Белешмә сайттагы шәхси кабинетка килгән (ул очракта квитанция почта аша килмәячәк).
4. Хат югалган яки аны кемдер тартмадан алган. Кызганычка каршы, кайчагында шулай да була.
1нче очракта берни дә эшләргә кирәкми, 2-4нче очракларда барыбер түләргә туры киләчәк, чөнки 1 суммы яки 99 суммы – ул барыбер бурыч, ә хат алмау, аңлавыгызча, җаваплылыктан азат итми.

Ничек исәпләнә?

Һәр салым үз формуласы буенча исәпләнә. Моның белән салым инспекциясе шөгыльләнә: ул милек турында мәгълүматны, кадастр бәясен, машина двигателе егәрлелеген, милеккә ия булу вакытын, төрле коэффициентларны, ставкаларны, вычетларны һәм ташламаларны исәпкә ала.
Транспорт салымы буенча барысы да чагыштырмача гади һәм аңлаешлы: бер “ат көче”нең билгеләнгән бәясе, двигательнең машина документларында язылган егәрлелеге күрсәткече бар, берсен икенчесенә тапкырлыйбыз да түләү күләмен алабыз.
Җирләр, йортлар һәм фатирлар белән бераз катлаулырак. Беренчедән, милеккә салым ул урнашкан шәһәр яки район бюджетына керә, шуңа күрә һәр муниципалитет ставкаларны үзе билгели. Алар бер райондагы төрле авыл Советларында да аерыла ала. Икенчедән, исәп кадастр бәясеннән билгеләнә.

Ни өчен артып килгән?

Соңгы елларда салым ставкаларын үзгәртмә­деләр, әгәр сезнең исәпләрдә түләү күләме арткан икән, моның берничә сәбәбе булырга мөмкин:
– Ихтимал, сез бәясе өч миллион сумнан артык булган затлы автомобильләрнең берсенең бәхетле хуҗасыдыр. Андый машиналарга арттырылган салым салына. 2020 елда әлеге исемлеккә өстәмә рәвештә Mazda CX-9, Honda Pilot, Chrysler Pacifica, Jeep Wrangler, Jeep Grand Cherokee, Subaru Outback 2.5 i-S ES Premium ES һәм WRX STI Premium Sport кертелде;
– Сездә нинди дә булса ташлама булган, ә хәзер ул юк һәм түләү күләме дә тулы тариф буенча исәпләнә.
– Салым күләмен участок, йорт яки фатирның кадастр бәясеннән чыгып исәплиләр. Бу очракта кулланылган материалларның үзкыйммәте генә түгел, башка бик күп факторлар да исәпкә алына. Мәсәлән, районның уңайлылыгы, фатир урнашкан кат һәм башка шартлар. Әйтик, шәһәр үзәгендә һәм читендә урнашкан “хрущевка”да ике бүлмәле фатир өчен салым күләме аерылачак. “Росреестр”ның республика идарәсендә белдерүләренчә, кадастр бәясен берничә елга бер тапкыр яңадан исәплиләр. Былтыр, мәсәлән, торак пунктлардагы җирләрнең бәясен яңадан исәпләү узды, киләсе елда бөтен Русия буенча барлык категорияләрдәге җирләрне бердәм бәяләү үткәреләчәк.

Дәүләт хезмәтләре аша мөмкинме?

Заманча технологияләр салымнарны өйдән чыкмыйча гына һәм хәвефсез рәвештә өч минут эчендә түләргә мөмкинлек бирә. Менә моның өч ысулы.
– Банкның мобиль кушымтасы аша. Гадәттә алгоритм шундый: “Түләүләр” – “QR яки штрихкод буенча түләү”не сайлыйсыз һәм белешмәгездән кодны сканерлыйсыз.
– “Дәүләт хезмәтләре” сайты яки кушымтасы аша. “Минем салымнар”ны сайлагыз һәм карта мәгълүматларын кертегез. Бу да хәвефсез.
– Салым хезмәте сайтында салым түләүченең шәхси кабинеты бар. Аның адресы – lkfl2.nalog.ru. Анда керү өчен сезгә “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлергә кирәк булачак. Бу сервиска игътибар итегез, салым түләүдән тыш, анда бик күп файдалы бушлай хезмәтләр бар. Мәсәлән, банкларда нинди ябылмаган исәпләрегез булуын тикшерергә, яки декларация тапшырырга һәм салым вычеты алырга мөмкин.
Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында сезгә бер генә вариант та уңайлы түгел икән, квитанцияне алыгыз һәм теләсә кайсы банкка барыгыз!

Түләмәсәң, нәрсә булачак?

2 декабрь иртәсендә үк сез бурычлы булып саналачаксыз һәм сезнең бурычка көн саен пеня – бурыч суммасының 0,025 проценты өстәләчәк. Әйтик, әгәр бурычыгыз 1000 сум булса, димәк, пеня көненә 25 тиен яки аена 7,5 сум тәшкил итәчәк. Кеше 10 мең сумнан артык бурычлы икән, ул чит илгә чыга алмаячак, ә аның милкенең бер өлеше кулга алына һәм сатыла ала.

ӘЙТКӘНДӘЙ

Әгәр сез салым хезмәтенә ташламага гариза белән мөрәҗәгать иткәнсез икән, калган тиеш булган ташламаларны һәм бу ташламалар буенча вычетларны автоматик рәвештә алачаксыз.
Мәсәлән, пенсионер үз вакытында гариза биргән һәм фатирга салым түләүдән азат иткән ташламадан файдаланган. 2020 елда ул җир участогы сатып алган. Закон буенча ул алты сутый һәм гараж астындагы 18 квадрат метр җиргә “ташлама” алырга хокуклы, ягъни әлеге мәйданнан салым исәпләнми. Өстәмә гаризалар бирергә кирәкми: салым хезмәтендә гражданның льготасы булуын күрәчәкләр һәм ташлама эшләячәкләр.
Сезгә нинди ташламалар тиешлеген һәм шәһәрегездә нинди салым ставкалары булуын www.nalog.gov.ru/rn02/service/tax/ сылтамасы буенча белергә мөмкин, яки телефон белән бу штрих-кодны сканерлагыз.


Башкортстанда 2020 елга транспорт салымы ставкалары

Җиңел автомобильләр
100 ат көченә кадәр — 25
100-150 — 35
150-200 — 50
200-250 — 75
250дән артык — 150

Мотоцикллар һәм мотороллерлар
20 ат көченә кадәр — 10
20-35 — 20
35тән артык — 50

Автобуслар
200 ат көченә кадәр — 50
200дән артык — 100

Йөк машиналары
100 ат көченә кадәр — 25
100-150 — 40
150-200 — 50
200-250 — 65
250дән артык — 85

Башка үзйөрешле транспорт чаралары
Машиналар һәм механизмнар — 25

Каргизгечләр, моточаналар
50 ат көченә кадәр — 25
50дән артык — 50

Катерлар, моторлы көймәләр
100 ат көченә кадәр —50
100дән артык — 100

Яхта
100 ат көченә кадәр — 100
100дән артык — 200


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: