+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 октябрь 2021, 21:05

Башкортстан белән Татарстан икътисади хезмәттәшлекне үстерергә ниятли

12 октябрьдә Күмертауда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы булды. Ике республика җитәкчеләре төбәкләрнең икътисади үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Башкортстан белән Татарстан икътисади хезмәттәшлекне үстерергә ниятли
Башкортстан белән Татарстан икътисади хезмәттәшлекне үстерергә ниятли

- Башкортстанга һәм Татарстанга предприятиеләрнең интеграциясен алга таба да ныгытырга һәм үстерергә кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә якын арада без сезгә эшмәкәрләребезнең бизнес-миссиясен җибәрергә ниятлибез. Әгәр дә без дәүләт дәрәҗәсендә мондый элемтәләрне үстерү өчен өстәмә энергия бирсәк, бу безнең тугандаш республикаларда яшәүчеләр файдасына хезмәт итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка Башкортстанга чакырулары һәм «Русия вертолетлары» холдингының Директорлар советының күчмә утырышында катнашырга тмкъдим итүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Уфадагы Ростех авиация кластерының яңа җитештерү-укыту үзәге эше мине бик нык кызыксындырды. Башкортстанда күргәннәр — дөнья дәрәҗәсе! "УМПО" җәмгыяте бик тиз үсеш ала, чөнки сездә кадрлар әзерләүгә игътибар юнәлтелә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шулай ук Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә җитештерүнең артуы, «Башкорт сода компаниясе"нең күрсәткечләре шатландыра. Без Көнчыгыш чыгу юлындагы кыю транспорт чишелешләренә һәм инфраструктура проектларына сокландык. Бизнес-миссиягә килгәндә, без дә үз делегациябезне җавап визиты белән җибәрергә әзер. Без — илнең ике зур төбәге һәм бергә эшләргә тиеш.

Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/146655.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: