-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 октябрь 2021, 16:20

Дольщикларның хокуклары тергезелә

Сигез төбәктән 1,6 меңнән артык зыян күргән граждан фатир һәм компенсацияләр ала алачак.

Мондый карар Өлешләтә төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау фондының Күзәтчелек советы тарафыннан кабул ителде.

- Күзәтчелек советы карары Ярославль, Ростов, Омск, Мәскәү һәм Владимир өлкәләрендә, Красноярск, Краснодар крайларында һәм Башкортстан Республикасында торак сатып алган 1 688 гражданга ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, – дип хәбәр итте Күзәтчелек советы рәисе, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Фондның генеральный директоры Константин Тимофеев сөйләвенчә, 20 проблемалы объект карап тикшерелгән.

- Биш йортны төзеп бетерү планлаштырыла. Алар буенча 391 кеше зыян күргән. Тагын 15 объект буенча компенсацияләр түләнәчәк. Алар артыннан 1 297 кеше мөрәҗәгать итә ала, - диде ул.

Фонд башлыгы сүзләренә караганда, әлеге гражданнар алдында йөкләмәләрне 14 төзүче үтәмәгән, әмма зыян күргән өлешчеләрнең хокуклары Фонд механизмнары ярдәмендә тергезеләчәк. Гражданнарның хокукларын тергезү буенча чараларны финанслауга 3 658 миллион сум юнәлтү планлаштырыла.

Компенсация түләнәчәк йортлар исемлегендә «Серебряный ручей» торак комплексының төзелеп бетмәгән дүрт объекты (төзүче - «Крона» җәмгыяте) дә бар.

– «Серебряный ручей» торак комплексында бер меңнән артык граждан фатир көтә, шуларның 749ы - компенсация түләүләре алачак. Сүз әлеге торак комплексның 8, 11, 12 һәм 13 санлы йортларында фатир алган дольщиклар турында бара. Бу максатларга 1 миллиард 860 миллион сум юнәлтеләчәк, шуның 223,2 миллион сумын республика финанслый, – дип хәбәр итте республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин.

Дольщикларның хокуклары тергезелә
Дольщикларның хокуклары тергезелә
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: