-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 октябрь 2021, 19:47

Салым ташламалары арткан

Башкортстанда республика законнарында билгеләнгән салым чыгымнарының нәтиҗәлелегенә бәя бирелде. Нәтиҗәләр Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга җибәрелде.

Салым ташламалары арткан
Салым ташламалары арткан

Узган елда стимуллаштыручы салым ташламалары күләме өчтән бер өлешкә (33 процентка) арткан һәм 4 миллиард сум тәшкил иткән, бу - барлык ташламаларның 57 проценттан артыгы дигән сүз. Стимуллаштыручы ташламалар эшлекле һәм инвестицион активлыкны үстерүгә, алга таба республиканың керем потенциалын арттыруга юнәлтелгән.

2020 елда салым чыгымнарының гомум күләме 2019 ел дәрәҗәсенә карата 42 процентка арткан һәм 7 миллиард сумга якын тәшкил иткән.

- Үсеш, беренче чиратта, яңа коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән тармакларга ярдәм итү белән бәйле рәвештә оешмалар милкенә салым һәм махсус салым режимнары буенча салым ташламалары бирү белән бәйле, - дип билгеләп үтте Башкортстан финанс министры Лира Игътисамова.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: