+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 октябрь 2021, 13:45

"Башкортстан продукты" бар яклап та сыйфатлы

11 октябрьдә «Торатау» конгресс-холлында Республика көне уңаеннан күргәзмә оештырылды, анда «Башкортстан продукты» проекты дипломантлары катнашты.

"Башкортстан продукты" бар яклап та сыйфатлы
"Башкортстан продукты" бар яклап та сыйфатлы

- Төрле дәрәҗәләрдә төбәкне лаеклы тәкъдим итүче Башкортстан товар җитештерүчеләре - бүгенге республиканың аерылгысыз өлеше. Югары сыйфат белән аерылып торган урындагы җитештерүләр продукциясе сатып алучылар ышанычын яулавын дәвам итә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Күргәзмәдә республиканың төбәк брендлары булган товарлар күрсәтелде. "Прополис" фәнни-җитештерү үзәге умартачылык продукциясен тәкъдим итте. Ул инде 30 елдан артык Русия һәм чит ил базарына табигый косметика чаралары һәм балдан шифалы азык-төлек товарлары җитештерә һәм сата. Башкорт балын, бал продукциясен үстерү һәм таныту буенча уңышлы эш алып бара.
Шәхси эшкуар В.В. Хаҗиевның «Мед от пчел» сәүдә маркасы үз умарталарыннан продукция тәкъдим итте. «Архангельские варенья» тарафыннан иммунитетны күтәрүче, бактерияләргә каршы торучы биоэчемлек булып торучы алкогольсез милли эчемлек тәкъдим ителде. Казылык һәм кымызны табигый продуктлар җитештерү белән шөгыльләнүче «Экопрод» предприятиесе тәкъдим итте. Чишмә җиләк-җимеш питомнигы авыл хуҗалыгы предприятиесе җиләк-җимеш продукциясен алып килгән.
Башкортстан чәйләрен, сироплар һәм бальзамаларны «Уфачай» эре сәүдә производство предприятиесе куйды. «Агыйдел» һәм «Салават» предприятиеләре җитештергән сувенир продукциясе декоратив-гамәли иҗатта милли традицияләрне күрсәтте.
Тантаналы чара кунаклары «Башкортстан продукты» проектында катнашучыларның товарлары белән генә танышып калмыйча, сыйфатлы продукция дә сатып алды.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: