+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 октябрь 2021, 12:46

Күләмне арттырырга, сыйфатны тагы да яхшыртырга!

“Башкиравтодор” предприятиесе составында алдынгылардан саналган Федоровка идарәсе коллективы шундый максат куеп эшли.

Күләмне арттырырга, сыйфатны тагы да яхшыртырга!
Күләмне арттырырга, сыйфатны тагы да яхшыртырга!
“Башкиравтодор” предприятие­сенең Федоровка юл ремонтлау-төзү идарәсе коллективы узган елда җәмгысы 105 миллион сумлык эш башкарган һәм хезмәт күрсәткән булса, быел бу күрсәткечне 130 миллион сумга җиткерү бурычы куялар һәм ныклы адымнар белән шуңа атлыйлар. Идарә эшчәнлегенең бер ел эчендә шушы рәвешле зур сикереш ясап, күрсәткечләрен 25 процентка яхшыртуын, беренче чиратта, узган елның көзендә коллектив җитәкчелегенә килгән Радик Гыйльметдин улы Ишмөхәммәтов исеме белән бәйлиләр.

Хәер, шушы төбәктә туып-үсеп, 2004-16 елларда алдынгылар сафында Федоровка районын җитәкләгән Радик Гыйльметдин улының эшлеклелек сыйфатлары, нәрсәгә алынса да, аны җиренә җиткереп башкаруы юлчылар коллективына да яхшы таныш. Хакимият башлыгы вазыйфасыннан хаклы ялга китеп, өч ел дәвамында Мәләвез юл ремонтлау-төзү идарәсен җитәкләгән чорда да ул предприятиенең эш күләмен һәм эшчәнлек күрсәткечләрен бермәбер диярлек күтәрә алды. Хәзер исә булдыклы җитәкче туган районы юл идарәсе коллективында да шушы алдынгы тәҗрибәне таратуга алынды.
– Федоровка юл ремонтлау-төзү идарәсенең техника паркын артык яңа дип булмый, шуңа да эшне, тәү чиратта, аны тулыландырудан башладык. Атап әйткәндә, “Башкиравтодор” предприятиесе аша бер “МТЗ-82” тракторы, бер “КамАЗ” йөк машинасы, бер каток сатып алдык. Бу исә безгә яңа тендерларда катнашып, яңа куәтләргә чыгу, эш сыйфатын да сизелерлек яхшырту мөмкинлеге бирде, – ди коллективта эшләр торышы белән таныштырып, Радик Гыйльметдин улы.
Аерым алганда, коллектив территориаль заказ буенча Мәләвез – Федоровка юлының Федоровка районындагы 3 километрлы участокны, район үзәген урап узучы юлны ремонтлаган, Новоселка авылындагы Шарлык һәм Михайловка урамнарын төзекләндергән. Төбәк һәм муниципальара юлларны карап тоту буенча да күләмле эш башкарылган.
Юлчылар коллективының муниципаль заказ буенча башкарган эш күләме дә шактый зур. Район үзәге – Федоровка авылының берничә урамында быел колачлы ремонт эшләре башкарылган, Новомихайловка авылында чишмәгә илтүче юл төзекләндерелгән, гомум кулланылыштагы урындагы әһәмияттәге юлларны карап тоту һәм төзекләндерү буенча да коллектив эш күләмен сизелерлек арттырган.
Федоровка юлчылары тышкы заказ буенча да нәтиҗәле эшли. Әйтик, агымдагы ел башыннан гына Бала-Чытырман авылында “Нива” җәмгыяте кибете алдындагы мәйданны асфальтлаганнар. Шундый ук эшне Сәет авылының ашлык саклау склады бинасы һәм Бала-Чытырман авылындагы “Ашкадар” кибете алдындагы мәйданда башкарганнар. Кышкы чорда Федоровка районы торак пунктлары урамнарына бозлавыкка каршы катнашмалар сибү эшен нәтиҗәле оештыру да идарә казнасына тоемлы гына керем китергән.
Җәй көзгә алышынган чорда без әлеге предприятиедә булган вакытта да коллективны кызу эш өстендә очраттык. Идарәдәге икътисадчы һәм бухгалтер кызлар исәп-хисап, алдагы стратегияне билгеләү белән мәшгуль булса, җитәкчеләре Радик Гыйльметдин улын Федоровка авылының яңа микрорайонында биредә быел гына төзелеп, әле файдалануга да тапшырылырга өлгермәгән өч катлы социаль йорт ихатасында бер төркем юл эшчеләре арасында очраттык.
– Нигездә ятимнәр яшәячәк йорт үзе генә түгел, аның ихатасы, юллары да күркәм, уңайлы булырга тиеш. Бу җәһәттән муниципаль заказ буенча биредә шактый гына күләмле төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Быел исә, шулай ук янәшәдә генә урнашкан Федоровканың 1нче мәктәбенә балаларын автомобильдә китерүче ата-аналар өчен иркен, уңайлы машина кую урыннары эшләдек. Барлык тиешле хәвефсезлекне тәэмин итү чараларын да күрдек, – диде башкарылган эштән зур канәгатьлек белдереп, Радик Ишмөхәммәтов.
Идарәнең чын мәгънәсендә эш атлары булган мастер Михаил Сайкин җитәкчелегендәге юл төзүчеләр бригадасын исә без Ключевка авылына барган юлда очраттык. Биредә юлчылар Рафаэль Дәүләтбаев, Александр Талаев, Владимир Шаталкин һәм Юрий Никитин бригада җитәкчесе белән муниципаль юлдагы искергән асфальтны кырып, яңасын салалар иде. Күренеп тора, кәефләре яхшы яңа алынган техниканы иярләгән егетләрнең.
– Бу участокка эшне тәмамлауга әле яңа заказлар да көтеп тора, – дип елмайды алар.
Әйе, техник паркын сизелерлек яңартып, тендерларда аяк терәп катнашучы алга карап эш итүче хезмәт коллективында быел заказлар да күзгә күренеп арткан. Шулар арасыннан Юрковка – Шарлык арасындагы кырчын-таш юлны асфальтлау буенча тендерда отуны Радик Гыйльметдин улы аерым сызык өстенә алды. Эш шунда: Шарлык Ырынбур өлкәсенә карый. Ягъни моннан чыгып фикер йөрткәндә, Федоровка юл ремонтлау-төзү идарәсе хезмәткәрләре ике төбәк арасындагы юлны күтәрә булып чыга бүген! Билгеле, үзләренең асфальт заводы булуы да аларга шундый мөмкинлек бирә. Кыскасы, алдынгы, киләчәккә йөз тотып эш итүче коллективка “афәрин” дияргә генә кала. Һәм якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрик итеп, муниципаль, территориаль, тышкы заказларыгыз киләчәктә тагы да күбрәк булсын, уңайлы, тигез, хәвефсез юлларыгыз белән Федоровка юлчылары данын еракларга илтегез, чит төбәкләрдә дә танытыгыз, дип телик!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: