- Исегезгә төшерәбез, бездә күпбалалы гаиләләр яки инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр - бушлай җир участогын, ә 2020 елдан башлап җир участогы урынына 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү ала алалар, - диде Андрей Назаров. - Тәҗрибә күрсәткәнчә, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү рәвешендә тәкъдим ителгән альтернатив чара бик кирәк, һәм, әлбәттә, күпбалалы гаиләләр һәм инвалид балалар булган гаиләләр арасындагы чиратның кимүенә ярдәм итә. Әйтик, узган елның октябреннән республикада акчалата түләү турында 600 таныклык бирелгән.
Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская билгеләп үткәнчә, республикада тагын 18 меңнән артык гаилә бу юнәлештә дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Агымдагы елда җир кишәрлекләре бирү динамикасы шактый кимегән (беренче ярты еллыкта барлыгы 490 участок бирелгән). Мондый хәл бер тапкыр бирелә торган акчадан, җирнең хакы кимрәк булган муниципаль районнарда килеп чыга.
- Республика буенча үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче яки инвалид бала тәрбияләүче 189 гаиләнең 80 проценты җир участогы урынына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алуга дәгъва итә, – дип аңлатты Наталья Полянская. – Моның өчен республика бюджетыннан 3,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү кирәк булачак. Шул ук вакытта әлеге сумма тәкъдим ителә торган җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү чыгымнарыннан ике тапкыр кимрәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте