+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 октябрь 2021, 16:24

Нефтекамада инвестицияләргә җитди игътибар бирелә

Башкортстанда торак төзелеше өлкәсендә ике проект инфраструктур бюджет кредитлары исәбенә тормышка ашырыла.

Нефтекамада нвестицияләргә җитди игътибар бирелә
Нефтекамада нвестицияләргә җитди игътибар бирелә
Алар буенча гомум сумма 14,8 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Башкортстан Республикасы Русия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына ике инфраструктура проекты буенча гариза җибәрде. Проектларны тормышка ашыру 450 миллиард сумнан артык шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип хәбәр итте Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Шулай итеп, Нефтекамада тузган чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм шәһәрнең төп канализация насос станциясен төзү планлаштырыла. Бу торак төзелешенә 72,3 миллиард сум шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Файдалануга тапшырыла торган торакның гомум мәйданы 1,1 миллион квадрат метр тәшкил итәчәк. Шуның аркасында шәһәр 4 меңнән артык эш урыны ачылачак.

Фоото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: