-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 октябрь 2021, 20:35

Урман декларацияләре электрон төрдә тапшырылачак

Башкортстанда урманнан файдаланучыларга декларацияләрне электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге бирелде.

Урман декларацияләре электрон төрдә тапшырылачак
Урман декларацияләре электрон төрдә тапшырылачак

Дәүләт хезмәтләренең төбәк порталында урман декларацияләре, шулай ук юридик берәмлекләр һәм гражданнар тарафыннан урманнардан файдалану турында отчет тапшыру мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.

Урман декларациясе аерым оешмаларның яисә гражданнарның урман территорияләреннән файдалануга хокукларын раслый. Документ ел саен урманнардан файдалану срогы башланганчы 5 көн эчендә тапшырыла. Урман декларациясенең гамәлдә булу вакыты урманнардан файдалану чоры башланганнан бирле 12 айдан да артмый.

— Урман декларациясе вакытын ел саен яңартырга кирәк булу сәбәпле, әлеге хезмәт электрон төргә күчерелде. Безнең карашка, бу сервис эшкуарларга да, физик берәмлекләргә дә урман куллану һәм аны үзләштерүгә документларны рәсмиләштерү процессын гадиләштерергә тиеш, – дип белдерде Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов.

Электрон формага хезмәт агымдагы елда күчерелгән. Хезмәтне рәсмиләштерү процессы тулысынча электрон, гариза бирүдән башлап, кабул итү яки урман декларациясен кабул итүдән баш тарту турында мотивацияле хәбәр алганчы. Бүгенге көндә Башкортстанда әлеге хезмәттән 3 703 тапкыр файдаланганнар да инде. Декларациядән тыш, кулланучылар Дәүләт хезмәтләре порталы аша урманнардан файдалану турында һәм башка төр отчетлар (янгыннардан саклау, урманнарны саклау, яңадан тергезү һәм урман үстерү турында) бирә алалар.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: