+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 октябрь 2021, 13:25

Без булдырабыз!

Башкортстан "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Без булдырабыз!
Без булдырабыз!

Сочида "Росавтодор" фәнни-гамәли конференциясендә әлеге гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру һәм илнең автомобиль юлларының терәк челтәрен формалаштыруда аның роле турында фикер алыштылар. «Росавтодор» җитәкчесе Роман Новиков билгеләп үткәнчә, COVID-19 таралу һәм чикләү чаралары кертү белән бәйле ситуациягә карамастан, Русиядә юл төзелеше күләмен арттыруга ирешкәннәр.

- Гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның ике ел эчендә зур күләмдә эш башкарылды. Һәм алар, нигездә, гамәлдәге автомобиль юлларын норматив хәлгә китерүгә юнәлтелгән. Һәм ике ел эчендә төбәкләрдә 32 мең километр юл норматив хәлгә китерелде. 2021 елда тагын 16,5 мең километрны норматив торышка китерергә планлаштырабыз, өслекнең гомум мәйданы 400 миллион квадрат метр тәшкил итәчәк. Бу 56 мең футбол кыры белән чагыштырырлык, - дип сөйләде Роман Новиков.

Башкортстан гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Планлаштырылган эшләрнең физик үтәлеше, бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерү, проект командасы эшен нәтиҗәле оештыру, юл өлкәсендә иң яхшы технологияләрне куллану, юл хәрәкәте хәвефсезлегенә бәйле вәзгыять һәм аны яхшырту өчен конкрет чаралар, шулай ук гомумдәүләт проекты кысаларында халык тарафыннан башкарылган эшкә бәя бирү – төп критерийларның берсе.

- Башкортстан Республикасында «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты ярдәмендә соңгы унъеллыкта иң масштаблы эшләр башкарыла, дип әйтсәм, мин арттырмыйм. Сүз дә юк, бу безнең өчен җитди чакыру һәм без кешеләрнең ышанычын аклау өчен барысын да эшлибез.
Гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла торган объектлар арасында Агыйдел аша күперне билгеләп үтәсем килә. Шушы көннәрдә генә «Башкиравтодор» җәмгыяте күпер корылмасының асфальт-бетон катламын җәюгә кереште, - диде Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: